Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда "Здравница-2016" Бөтенроссия форумы ачылды

Форум 22-24 майда Казанның "Корстон" комплексында уза. Бу хакта Президентның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Форумның кичәге ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. “Здравни...


Форум 22-24 майда Казанның "Корстон" комплексында уза. Бу хакта Президентның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.



print_1307167_1521391 (1)
 
Форумның кичәге ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. “Здравница-2016”ның төп темасы – халык сәламәтлеген саклауда Россия Федерациясе шифаханә-курорт комплексының әһәмияте. Форум инде 2000 елдан бирле уздырыла. 2015 елда форум чаралары Мәскәүдә оештырылган иде.
Форумның оештыручылары – Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Президенты Эшләр идарәсе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Федерация Советының социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау комитеты, Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты, РФ Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты.
Форумны ачуда һәм пленар утырышта Туристлык буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, Туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков чарада катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде, шулай ук "Здравница-2016"ны уздыру урыны итеп Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде.
"Форумны уздыру белән бергә бездә төбәкнең сәламәтләндерү, туристлык потенциалын күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде, – дип билгеләп үтте Илдар Халиков. – Тагын шунысы да мөһим, безнең белгечләр, форумда катнашучылар федерация субъектлары вәкилләре уртаклашкан тәҗрибәне үзләштерә ала".
Кичә форум кысаларында шифаханә-курорт учреждение казанышларының махсуслаштырылган  күргәзмәсе ачылды, 60тан артык стендта Россиядә ял итү һәм шифаханә-курорт дәвасын алу урыннары турындагы мәгълүмат тәкъдим ителгән.
Шулай ук форум кысаларында "Россия курортларының халык сәламәтлеген саклау һәм тернәкләндерүдә стратегик әһәмияте" дигән халыкара фәнни конгресс уза. Анда Франция, Казахстан, Италия һәм Австриядән вәкилләр катнаша.

 
 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар