Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда юл-йөрү кагыйдәләрен бозып, социаль челтәргә эләгүчеләрне җаваплылыкка тарттылар

Казанда полиция хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозып социаль челтәрләргә эләккән кешеләрне җаваплылыкка тартты. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.23 август көнн...

Казанда полиция хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозып социаль челтәрләргә эләккән кешеләрне җаваплылыкка тартты. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
010
23 август көнне социаль челтәрләрдә каршы як полоса буйлап хәрәкәт иткән автобус йөртүчесе белән видеоролик пәйда булды. Кадрлар пассажир транспорты хуҗасын, ә соңыннан аның йөртүчесен ачыкларга ярдәм иткән. 29 яшьлек ир-ат әйтүенчә, ул юлдагы бөкене урап узар өчен шундый маневр ясаган. Йөртүчегә карата административ протокол тутырганнар, ә аның җитәкчелеге ир-атны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсен уйлый.
Ике көн алдан чыккан тагын бер ролик ЮХИДИ игътибарыннан читтә калмаган. Анда чит ил машина пассажиры хәрәкәт вакытында автомобиль тәрәзәсеннән чыгып барган. Полиция хезмәткәрләре йөртүчене эзләп тапкан һәм аны административ җаваплылыкка тарткан.
Республиканың Дәүләт автоинспекциясе социаль челтәрләргә урнаштырылган мәгълүматларны һәрдаим тикшереп тора һәм юл йөрү кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә кирәклеген искәртә.
0139
 

Фото: соц сети



Комментарийлар