Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда “Ышаныч” һәйкәле пәйда булды

Әлеге сынның авторы — Фәнил Вәлиуллин. Анда диварга менгән малай кызга үзе янына менәргә ярдәм итүе сурәтләнгән, яннарында көчек тә бар. Фото: http://tatar-inform.tatar“Ышаныч” Татарстан башкаласындаг...

Әлеге сынның авторы — Фәнил Вәлиуллин. Анда диварга менгән малай кызга үзе янына менәргә ярдәм итүе сурәтләнгән, яннарында көчек тә бар.
Clipboard78 Фото: http://tatar-inform.tatar
“Ышаныч” Татарстан башкаласындагы бер стоматология челтәре тарафыннан куелган. Бронзадан эшләнелгән малай белән кызга исем дә биргәннәр: Марат һәм Юлия. “Алар бик кечкенә, шулай булуга да карамастан, дуслыкның ни икәнен, аның кадерен белеп, һәрвакыт бер-берсенә булышырга әзер тора. Бу скульптура кешеләргә иң мөһим әйберләр — дуслык, аңлашу, ышаныч хакында һәрвакыт искә төшереп торсын иде”, - ди стоматология челтәре директоры Рәсүл Шакиров.

Комментарийлар