Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан 85 яшьлек әбине һәм сабый баланы коткарган

Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан бер яшьлек баланы һәм 85 яшьлек әбине коткарган. Фото: ГУ МЧС России по РТБинадан барлыгы җиде кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы...

Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан бер яшьлек баланы һәм 85 яшьлек әбине коткарган.
030 Фото: ГУ МЧС России по РТ
Бинадан барлыгы җиде кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
Янгын кичә көндез Латыш Укчылары урамындагы 3нче йортның бер фатирында чыккан.
Бу вакытта фатирда хуҗабикәнең апасы булган. Ул янгын сүндерүчеләргә газ колонкасы дөрләп кабынып китеп, шуның аркасында тарттырылган түшәмгә ут кабуын әйткән. Ялкын телләре тиз арада коридор һәм бүлмәне ялмап алган, фатир төтен белән тулган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре утны бик тиз сүндергән. Янгында зыян күргән әбине 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
 

Комментарийлар