Казанда ялган риэлтор фатирны хуҗалары белән бергә арендага биргән
Казанда 25 яшьлек кырыгалдар, үзен риэлтор буларак таныштырып, фатирны хуҗалары белән бергә арендага тапшырган.Тикшерү мәгълүматлары буенча, әлеге ир-ат озак вакыт бер фатирны арендалап торган. Әмма к...
Казанда 25 яшьлек кырыгалдар, үзен риэлтор буларак таныштырып, фатирны хуҗалары белән бергә арендага тапшырган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, әлеге ир-ат озак вакыт бер фатирны арендалап торган. Әмма киткән вакытта фатир ачкычлары үзендә калган. Менә шул вакытта аның башына белдерү бастырып, үзен риэлтор итеп таныштыру, акча эшләү уе килгән дә инде.
Белдерү аша кармакка 30 яшьлек ир-ат капкан. Аңа кырыгалдар алдан акча түләп кую шарты белән фатир ачкычларын тапшырган. Тегесе төенчеген төйнәп фатирга барса, анда аны ишек төбендә хуҗалар каршы алган. Алар, бернинди белдерү бирмәүләрен, фатирда күптән үзләре генә яшәүләрен җиткергәч кенә ир-ат үзенең алдануын аңлап ала.
Ялган риэлтор тоткарланган, үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше кузгатылган.
Комментарийлар