Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Якутия кешесенең 100 млн сумлык бриллиантларын урлаганнар

"Сэвэн Даймондс" компаниясе вәкиле Якутиядән Казанга "Казан ярминкәсе" кысаларында уздырылган ювелир эшләнмәләр күргәзмәсендә катнашырга килгән булган.Күргәзмә эшен тәмамлагач, якут менеджеры кыйммәтл...

"Сэвэн Даймондс" компаниясе вәкиле Якутиядән Казанга "Казан ярминкәсе" кысаларында уздырылган ювелир эшләнмәләр күргәзмәсендә катнашырга килгән булган.
Күргәзмә эшен тәмамлагач, якут менеджеры кыйммәтле асылташлар, ювелир эшләнмәләр салынган капчыкларны сакчыларга  тапшырган. Аларга тагын берничә ир-ат кушылган. Барлык эшләр тәмамлангач, бер капчык җитмәве ачыкланган.
Кайбер мәгълүматлар буенча,  100 млн сумлык бриллиантлар салынган капчыкны Колумбия һәм  Гватемала кешеләре урлаган. Алар "Казан ярминкәсе" территориясендә яшәгәннәр. Урлаучылар Казаннан чыгып китәргә өлгергән инде - икесе Мәскәүгә, ә берсе Сеулга. Аларны эзлиләр.
[embed]https://www.youtube.com/watch?time_continue=35&v=f-A4Kdplkis[/embed]
 
 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар