Казанда Хәтер көне үтте
Бүген Казанда Г. Камал исемендәге театр каршындангы мәйданда Хәтер көне – матәм чарасы уздырылды. Быел Иван Грозныйның Казан ханлыгын алуына 464 ел тулды.Иң элек, 1552 нче елның октябрендә тат...
Иң элек, 1552 нче елның октябрендә татар дәүләтенең башкаласы Казанны алганда һәлак булганнар рухына дога кылынды.
Хәтер көне уңаеннан матәм чарасына 300 ләп кеше килгән иде. Татарларның бердәм булуын, үз дәүләте булырга тиешлеген чагылдырган шигарьле плакатлардан тыш, метрополитенның яңа станциясен Сөембикә дип атауны таләп иткән, Екатерина II гә һәйкәл куюга кискен каршылык белдергән, быел 8 нче сентябрьдә Яңа татар зиратында 100 ләп мөселман каберен җимерү вәхшилеген тикшерү барышы турында халыкны хәбәрдар итүне сораган плакатлар әзерләнгән.
Җыенны Рәүф Ибраһимов алып барды.
Татар милли хәрәкәте вәкилләренең берсе Илдус Садыйков татар милләтенең үз каһарманнарына һәйкәл куя алмавы хакында сөйләде. Шулай ук Корбан бәйрәме алдыннан Яңа татар зиратында мөселман каберләрен җимергән вәхшиләрне таба алмавына борчылуын белдерде. Сүз уңаеннан, башка чыгыш ясаучылар да җинаятьне ачыклау барышын халыкка җиткереп тору үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Илдус Садыйков Хәтер көне алдыннан Орел шәһәрендә Иван Грозныйга һәйкәл куелуына да тискәре мөнәсәбәтен белдерде. “Орел бит ул татар шәһәре булган – “ары юл” дигән. Безнең ханнарның җәйге резиденциясе булган анда. Без үз каһарманнарыбызга һәйкәл куюны таләп итәргә тиеш. Иван Грозныйга куялар, безнең ханнарыбызга юк. Польшада да татарларга дип һәйкәл куелды, үзебезнең Татарстаныбызда юк”, - диде.
Камал театры артисты Әзһәр Шакиров аларга мөрәҗәгать итеп: “Бүгенге көндә “ни өчен берләшергә тиешбез” дигән фикерне мәгънәле итеп аңлата белергә кирәк. 25 ел элек без бәйсезлегебезне кабул иттек. Безнең дәүләтебез бар, ул – Татарстан. Без аны йөрәгебездә йөртәбез икән, ничек итеп милләтнең дәүләте юк дип әйтеп була. Татарстанда гына яшәүче татарлар гына түгел, Россиядә, чит илләргә сибелеп яшәүче татарлар бер фикердә булырга тиеш – татарның дәүләте бар, аның башкаласы Казан”, - дип белдерде Әзһәр Шакиров.
Митингта шулай ук Фәүзия Бәйрәмова, Гөлзада Сафиуллина, Нәҗибә Сафина һәм Татар иҗтимагый үзәгеннән вәкилләр чыгыш ясады.
Комментарийлар