Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда хатын-кызларны күкрәк яман шешенә тикшерәчәкләр

 Киләсе атнага Казанда хатын-кызларны күкрәк яман шешенә тикшерәчәкләр, дип яза "Шәһри Казан". Фото: http://shahrikazan.com“Татарстан Командасы” иҗтимагый инциативасы белән 23 августтан “Милләт с...

 
Киләсе атнага Казанда хатын-кызларны күкрәк яман шешенә тикшерәчәкләр, дип яза "Шәһри Казан".
8bbb75bdd088f9bceb26ab5ba308ee8b_XL Фото: http://shahrikazan.com
“Татарстан Командасы” иҗтимагый инциативасы белән 23 августтан “Милләт сәламәтлеге” акциясе башланып киткән иде. “Яшьләр институты” директоры Борис Менделевич Татарстанның иң алдынгы клиникаларының берсе – республика маммология үзәге белән берлектә гуманитар хәрәкәт оештырырга тәкъдим итте. Табиблар исә бу идеяне хуплап, эшкә алындылар. Мобиль медицина бригадалары Лаеш, Яшел Үзән, Әтнә, Биектау, Арча, Балык Бистәсе, Саба районнарында булырга өлгерде. Күптән түгел Питрәчтә дә булып кайтты.
Тикшеренергә күрше-тирә авыллардан да җыелганнар иде.
– Авыл җирле үзидарәсендә Питрәчкә маммология үзәге килә диделәр. Бу хәбәрне ишетүгә, ике дә уйламый килергә булдым. Казанга барасы, чират торасы юк, уңайлы. Табиблар барысын да аңлата,- ди тикшеренергә килүчеләрнең берсе Людмила Озерова.
– Акция өченче атна дәвам итә, тикшеренү узарга теләүчеләр саны арта гына бара. Киләсе атнада Казанга килергә җыенабыз. Башкалада ышанычлы клиникалар күп булса да, безнең файдабыз тими калмас. Предприятиеләргә барырга уйлыйбыз. Һәркем вакытында тикшеренергә тиеш, – ди Борис Менделевич. “Милләт сәламәтлеге” акциясе кысаларында Татарстанда яшәүче мең ярымга якын хатын-кыз тикшеренү узган. Яман шеш билгеләре 1 проценттан кимрәк кешедә ачыкланган. Мондый хатын-кызларга квалификацияле табиблар киңәшләр биргәннәр, кирәк дип табылганнарын тагын да җентекле тикшеренү һәм дәвалану узарга җибәргәннәр.

Комментарийлар