Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда халык караокесы бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Казанда “Безнең ишегалды тавышы – безнең команда тавышы!” халык караокесы бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.Бәйге шәһәрнең 24 төрле мә...

Казанда “Безнең ишегалды тавышы – безнең команда тавышы!” халык караокесы бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Бәйге шәһәрнең 24 төрле мәйданчыгында узачак – ишегалларында, скверларда һәм паркларда.
Бәйге 10 августта “Салават күпере” торак комплексында башлана. Теләүчеләр голосдвора.рф сайтында гариза калдыра һәм уңайлы мәйданчык сайлый ала.
Районнар бәйгеләренең финаллары “Крылья Советов”, “Калейдоскоп”, Горки-Әмәт урманында һәм “Фестиваль” бульварында узачак, ә җиңүчеләр 30 августта Шәһәр көне бәйрәменең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бәйгедә барлык теләүчеләр дә катнаша ала, иң яхшыларны тавыш бирү ярдәмендә сайлаячаклар.
“Безнең ишегалды тавышы – безнең команда тавышы!” халык караокесы бәйгесе Казанда өченче тапкыр үтә. 2016 елда Киров һәм Мәскәү районнарында биредә яшәүче Яна Бариева инициативасы белән оештырылган әлеге проект шәһәр масштабларына кадәр киңәйде. Быел бәйге мәйданчыкларына эстрада йолдызлары, танылган шәһәрлеләр һәм кунаклар киләчәк.
 
Фото: https://www.kzn.ru

Комментарийлар