Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда WorldSkills объектлары тирәсендә 500 метр куркынычсызлык зоналары булдыралар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты объектлары тирәсендә 500 метрлы иминлек зоналарын эшли. Бу хакта III чакырылыш Казан шәһәре Думасының...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты объектлары тирәсендә 500 метрлы иминлек зоналарын эшли. Бу хакта III чакырылыш Казан шәһәре Думасының 32нче сессиясендә идарә башлыгы полиция полковнигы Алексей Соколов сөйләде.
0646
Турнирның иминлеген тәэмин итүдә 5,3 меңгә якын хокук саклау органнары хезмәткәрләрен җәлеп итү күздә тотыла, дип өстәде ул.
«Шәһәр территориясендә 18 объектта без куркынычсызлык периметрын төзергә, тиешле җиһазлар белән контроль-үткәрү чатырларын оештырырга планлаштырабыз», - дип аңлатты Соколов.
Шулай ук Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы WorldSkills чемпионаты алдыннан күрелә торган чаралар, шул исәптән чемпионат объектлары тирәсендә саклана торган зона булдыру турында да искәртте.
«Хәзерге вакытта без объектлар һәм якын-тирә торак йортлар тирәсендә хәрәкәт маршруты буенча 500 метрлы зонаны эшкәртәбез - якынча 130 км», - дип төгәллек кертте полиция полковнигы.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә 22 августтан 27 августка кадәр узачак, дип хәбәр иткән иде.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/26/181637/

Комментарийлар