Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда V Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены эшен башлады

Бүген көннең икенче яртысында Казанда V Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены эшен башлады. Илебез татар эшкуарлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек, кошчылык мәсьәләлә...

Бүген көннең икенче яртысында Казанда V Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены эшен башлады. 
slyot-predprinimateley-logo-2015-620x330
Илебез татар эшкуарлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек, кошчылык мәсьәләләрендә, “Казан” милли мәдәният үзәгендә җир эшкәртү, үсемлекчелек, бакчачылык турында фикерләште, ТР Мәдәният министрлыгында халык кәсепчелеге – умартачылык һәм балыкчылык буенча сөйләшүләр алып барды.
Иртәгә делегатлар иртәнге 8дә Татарстанның Теләче муниципаль районнарына сәфәр чыга, анда авыл эшкуарлары тәҗрибәсе белән таныша, эшлекле элемтәләр урнаштыру юнәлешендә эшли. 18 мартта исә Казанда “Корстон” комплексында иртәнге 10 нчы яртыдан илебезнең хәләл продукция һәм халык һөнәрчелеге товарлары җитештерүчеләре күргәзмә-ярминкәсе эшен башлый. Сәгать 11дән көндезге 1гә кадәр Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында җыенның пленар утырышы уздырыла. Аннары, 3 нче яртыдан башлап, “Казан” милли мәдәният үзәгендә 2 сәгатькә исәпләнгән семинар-уку оештырыла.
Җыенның мәдәни чарасы буларак алдагы 2 көндә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Гөлназ Шәйхинең “Сыналганнар сынатмый” дип аталган китабын тәкъдим итү чарасы һәм Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Күрәсем килгән иде...” мелодрамасы каралган.
Оештыручылардан алынган мәгълүмат буенча, татар авыллары эшкуарлары җыенында Россия Федерациясенең 36 төбәгенең, шул исәптән Татарстанның, кече бизнес һәм фермерлык хуҗалыкларыннан 661 вәкил катнашуы көтелә.
Искәртеп үтәбез: җыенның соңгысы былтыр 20-22 мартта уздырылган иде.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар