Казанда урыс-татар никахы турында комедия күрсәтелә башлый (ВИДЕО)
Казан режиссеры Алексей Барыкинның "Гаилә мәшәкатьләре" ("Семейные хлопоты") дип аталган фильм прокатка чыга.Татарстан кинотеатрларында республикада төшерелгән тулы метражлы комедия күрсәтелә башлый....
Казан режиссеры Алексей Барыкинның "Гаилә мәшәкатьләре" ("Семейные хлопоты") дип аталган фильм прокатка чыга.
![42C19B8B-96EB-4772-8CC4-C702A5FFD97C_w640_r1_s](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/02/42C19B8B-96EB-4772-8CC4-C702A5FFD97C_w640_r1_s.jpg)
Татарстан кинотеатрларында республикада төшерелгән тулы метражлы комедия күрсәтелә башлый. “Гаилә мәшәкатьләре” (Семейные хлопоты) дип аталган фильм татар-урыс катнаш гаиләсендә килеп туган четрекле дә, көлке дә булган хәлләрне сурәтли. Сюжет казанлылар үз тормышыннан алып сөйләгән чын хәлләргә нигезләнгән.
Катнаш никахта торган яшь пар яңа туган сабыйларына нинди исем бирергә белми аптырый. Баланың исеме татарча булырга тиешме, әллә урысчамы? Исем сайлаган арада гаилә тирәсендә көтелмәгән вакыйгалар, мәзәк хәлләр, аңлашылмаучылыклар булып тора. Фильм авторлары әйткәнчә, алар сценарийны казанлылар үзләре сөйләгән чынбарлыкта булган хәлләргә нигезләнеп язганнар. Режиссер Алексей Барыкинның үзенең тормыш иптәше татар.
Татарстан киносы тарихында беренче тапкыр җирле кинопродукция “тулы канлы” прокатка чыга – ул республиканың бөтен кинотеатрларында да диярлек күрсәтеләчәк. Хәтта коммерция нигезендә эшләүче мультиплекслар да читтә калмый. Элекке әңгәмәләрнең берсендә режиссер Алексей Барыкин Татарстанда кино прокатына үзгәреш кертергә теләгәнен белдергән иде.
Төп рольләрне яшь артистлар Ләйсән Фәйзуллина һәм Андрей Ясинский башкара. Фильмда шулай ук Татарстанда популяр булган актерлар Роман Ерыгин, Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова, Фирая Акбәрова, Елена Калаганова һәм башкалар уйный.
Фильм 2015 елда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы заказы буенча, “Кремлин лайв” фестивале Фонды, “Татаркино” компаниясе, Казан дәүләт мәдәният институты, “Татарстан” телерадиокомпаниясе ярдәме белән төшерелгән.
[embed]http://www.youtube.com/watch?v=1hCg7B8HDgM[/embed]

Комментарийлар