Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда унбер тарихи кабергә мәдәни мирас объекты статусы биреләчәк

Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан территориаль бүлеге утырышында дәүләт тарафыннан саклауны таләп иткән Казанның күренекле эшлеклеләренең каберләре исемлеге раслан...

Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан территориаль бүлеге утырышында дәүләт тарафыннан саклауны таләп иткән Казанның күренекле эшлеклеләренең каберләре исемлеге расланды.
 
0760 Фото: Салават Камалетдинов, Рамил Гали
Бер сәгатькә якын дәвам иткән фикер алышулардан соң, ТР Мәдәният министрлыгына 11 шәхеснең каберен мәдәни мирас объекты исемлегенә кертү өчен рекомендация бирергә карар кылдылар. Алар - Николай Катанов (тюрколог, Казан император университеты профессоры), Евгений Боратынский (шагыйрь), Яков Шамов (сәүдәгәр, хәйрияче), Петр Дульский (Казан сәнгать белеменә нигез салучы), Александр Зайцев (мәшһүр рус химик-органигы, Бутлеровның укучысы), Гордий Саблуков (шәрыкны өйрәнүче, Казан рухи академиясе профессоры), Николай Виноградов (Казан терапевтика мәктәбенә нигез салучы), Шиһабетдин Мәрҗани (дин белгече, мәгърифәтче), Галимҗан Баруди (дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, педагог), Әхмәтбай Хөсәенов (татар миллионеры, меценат) һәм Әхмәтҗан Сәйдәшев (эшкуар, җәмәгать эшлеклесе).
p1180041
Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан территориаль бүлегенең бер бүлекчәсе активистлары, «Казан каберлекләре» хәрәкәтендә катнашучылар фикеренчә, мәдәни мирас объекты статусы бирү каберләрне юкка чыгудан саклап калырга ярдәм итәчәк. Документаль рәсмиләштерү процедурасын узганнан соң, алар мәдәни мирас объекты статусы бирелгән каберләрнең хәзерге исемлеген тулыландырачак.
Мәдәни мирас объекты статусы бирелгән каберләр исемлеген ел саен тулыландырып тору күздә тотыла.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар