Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда "Үлемсез полк" тантаналы йөрешендә 165 мең кеше катнашкан

Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар саны билгеле булды. Исәпләүләр буенча, катнашучылар саны 165 меңнән артык. Фото: Рамил ГалиБыел катнашучылар саны буенча рекорд куелган. Узган ел акциядә...

Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар саны билгеле булды. Исәпләүләр буенча, катнашучылар саны 165 меңнән артык.
018 Фото: Рамил Гали
Быел катнашучылар саны буенча рекорд куелган. Узган ел акциядә 120 мең кеше катнашкан булса, быел 165 меңнән артык кеше тантаналы йөрешкә чыккан. Татарстан буенча быел якынча 363 мең кеше "Үлемсез полк" катнашучысы булган.
Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар 15:00 сәгатьтә Карл Маркс урамыннан Меңъеллык мәйданына кузгалды. Мәйданда бәйрәм уңаеннан концерт бара. 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты көтелә.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар