Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда «Үлемсез полк» акциясенең маршруты билгеләнде

Казанда Җиңү көне уңаеннан «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар колоннасының нинди маршрут буенча хәрәкәт итәчәге билгеле булды.  Бүген Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казан мэриясендә уз...

Казанда Җиңү көне уңаеннан «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар колоннасының нинди маршрут буенча хәрәкәт итәчәге билгеле булды.
 
Бүген Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Узган елдагы кебек үк, быел да Казан «Үлемсез полк» акциясенә кушылачак. 2017 елда акциядә 120 меңнән артык кеше катнашкан иде. «Быел да катнашучылар саны узган елгыдан азрак булмас дип өметләнәбез», - диде докладчы.
Быел акциядә катнашучылар 9 май көнне 13.00 сәгатьтә җыела. Колонна Карл Маркс һәм Горький урамнары чатында — Аграр университет янында формалаштырылып, 1000 еллык мәйданына таба кузгалып китәчәк. Маршрут хокук саклау органнары белән килештерелгән. Акциягә 15.00 сәгатьтә старт биреләчәк.
«Үлемсез полк» маршруты буенча транспорт хәрәкәте чикләнә.
Азат Абзалов шулай ук акциядә катнашучыларга уңайлы өс һәм аяк киеменнән килергә киңәш итте.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар