Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале узды
Быел 33 нче тапкыр үткәрелүче "Уйнагыз, гармуннар!" фестиваленә республикабызның төрле районнарыннан 600ләп катнашучы килгән иде. Фото: http://tatar-inform.tatarФестивальне оештыручыларның берсе, фил...
Быел 33 нче тапкыр үткәрелүче "Уйнагыз, гармуннар!" фестиваленә республикабызның төрле районнарыннан 600ләп катнашучы килгән иде.
Фото: http://tatar-inform.tatar
Фестивальне оештыручыларның берсе, филология фәннәре кандидаты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова билгеләп үткәнчә, фестивальдә Татарстанның 37 районыннан иҗади коллективлар килгән. Концертта катнашучылар арасында яшь буенча чикләүләр юк: 7-8 яшьлек баянчы, җырчы, биючеләрдән алып, 89 яшьлекләргә кадәр күрергә була. Шулай ук биредә төрле милләт вәкилләре үзләренең халык җыр-биюләрен күрсәтә.
Яшьләр арасында да гармунчылар һәм баянчылар аз булмавын искәртеп узды Фәнзилә Җәүһәрова.

Комментарийлар