Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда туристлар полициясе барлыкка килә

Татарстан башкаласында туристлар полициясе бүлекчәсе оешачак.Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев йөкләмә бирде, дип яза «Интерфакс».Анда әйтелгәнчә, футбол буенча Дөнья...

Татарстан башкаласында туристлар полициясе бүлекчәсе оешачак.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев йөкләмә бирде, дип яза «Интерфакс».
Анда әйтелгәнчә, футбол буенча Дөнья чемпионатына бәйле рәвештә 5 майга кадәр Санкт-Петербургта, Казанда һәм Сочида туристлар полициясе бүлекчәләре оештырыла.
«Әлеге бүлекчәләргә  Россия Эчке эшләр министрлыгының чит телләр белүче территориаль органнары хезмәткәрләрен җыячаклар. Кирәк дип саналган очракта, алар өстәмә белем дә ала алачак" - ди ведомствоның рәсми вәкиле Ирина Волк.
Туристлар полициясе кулларындагы бәйләвеч билгесе белән аерылып торачак.

Комментарийлар