Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда "Тукайга мәхәббәт илә..." бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесенә йомгак ясалды

23 апрельдә Казан кооператив институтында "Тукайга мәхәббәт илә..." бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсын йомгак ясалды. Җиңүчеләр жюри рәисе Роберт Миңнуллин кулыннан I, II, III дәрәҗә дипломнар а...

23 апрельдә Казан кооператив институтында "Тукайга мәхәббәт илә..." бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсын йомгак ясалды. Җиңүчеләр жюри рәисе Роберт Миңнуллин кулыннан I, II, III дәрәҗә дипломнар алды. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казанда
Бөек татар шигърияте классигы Габдулла Тукайның үлемсез шигырьләрен Татарстан һәм Россиянең 150дән артык югары сыйныф укучысы сөйләде. Милли киемнәргә киенгән яшь шигърият сөючеләр өч сәгать дәвамында көч сынашты. Күп кенә катнашучылар театральләштерелгән тамашалар, сәхнәләштерелгән күренешләр дә тәкъдим итте.
Нәфис сүз осталарын Тукай премиясе лауреатлары, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла, филология фәннәре докторылары Фоат Галимуллин һәм Хатыйп Миңнегулов, Казан Мәгариф идарәсеннән Марат Фәттиев, Райхана Баһавиева, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина һ.б. бәяләде.
Кичә барышында Казанның Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе укучылары сәхнәдә “Ана догасы”ннан бер өзек күрсәттеләр. Самара өлкәсеннән Диләрә Идиятуллина һәм Кукмарада яшәүче Рисәнә Хантемирова бергәләп "Пар ат" поэмасын сәхнәләштерделәр. Казанның 4нче гимназиясе укучылары исә Тукай шигырьләрен төрле телләрдә яңгыраттылар.
Конкурста җиңүчеләр жюри рәисе Роберт Миңнуллин кулыннан I, II, III дәрәҗә дипломнарга ия булды. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды. "Тукайга мәхәббәт илә..." Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы оештыручылары – Казан кооператив институты һәм “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды.
Шул ук көнне, 23 апрельдә, ККИ Татар мәдәният үзәге музеенда Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачылды. Килгән кунаклар танылган каллиграфист Нәҗип Нәккаш, рәссам Надия Фәхретдинова, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев һәм башка күренекле осталарның картиналары белән таныша алды.
Фото: mon.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/25/185202/

Комментарийлар