Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирхан атналыгы узачак

Бу җомгада, 22 гыйнвар көнне, Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, драматург Фатих Әмирхан атналыгы башлана.«22 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр Габдулла Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирханның туу...

Бу җомгада, 22 гыйнвар көнне, Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, драматург Фатих Әмирхан атналыгы башлана.tukaj-muzej
«22 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр Габдулла Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулу уңаеннан әдипкә багышланган атналык узачак. Төрле программалар, лекция, балалар өчен мәдәни-белем бирү чаралары үткәрергә планлаштырабыз», — дип сөйләде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, Тукай музееның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында «Безнең Әмирхан» дип аталган видеопроект һәм язмалар урнаштырылачак.
Фатих Әмирхан атналыгы 29 гыйнвар көнне «Татар могиканы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланачак.
 

Фото: Салават Камалетдинов 


https://tatar-inform.tatar/news/culture/20-01-2021/kazanda-tukay-d-bi-muzeenda-fatih-mirhan-atnalygy-uzachak-5800383

Комментарийлар