Реклама
Казанда Тукай әдәби музеенда «Әлифба бәйрәме»нә язылу башланды
Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда 2 февраль — 28 февраль көннәрендә узачак «Әлифба бәйрәме» нә алдан язылу башланган.Музей директоры Гүзәл Төхвәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә 1 сыйныф укучыларын...
Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда 2 февраль — 28 февраль көннәрендә узачак «Әлифба бәйрәме» нә алдан язылу башланган.

Музей директоры Гүзәл Төхвәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә 1 сыйныф укучыларын музейда көтеп калуларын әйтте.
«Программа бик эчтәлекле. Тукай китаплары белән танышу, укучыларның үзләре башкаруында шигырьләр һәм җырлар, шагыйрьнең әкият геройлары катнашында уеннар, рәсем ясау, конкурслар, кызыклы биремнәр, Тукайның әкият геройлары белән фотога төшү көтелә. Туган тел елын Тукай әдәби музеенда бергә үткәрик!» — дип чакырды Гүзәл Төхвәтова.
Бәйрәмнең уздырылу вакыты: 10.00, 12.00, 14.00. Чара бала саны егермедән дә ким булмаган төркемнәр өчен оештырыла.
Катнашу өчен алдан 7(843)590-86-67, 7(927) 4406462 телефоннары шалтыратып язылырга кирәк. Музей җитәкчелеге балаларның икенче аяк киемендә, сәламәтлекне саклау өчен битлек кигән булуын сорый.

Фото: Салават Камалетдинов/архив
Комментарийлар