Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда трамвайдан егылып төшеп, ике хатын-кыз имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте трамвай йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.Казанда яшәүче ике 49 яшьлек хатын-кыз тукталышта трамвайдан егылып тө...

Юл-транспорт һәлакәте трамвай йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Казанда яшәүче ике 49 яшьлек хатын-кыз тукталышта трамвайдан егылып төшеп имгәнгән. Сәбәбе - вагонны йөртүченең игътибарсызлыгы.  Транспорт вакытсыз кузгалып киткән.
Бу хәл 28 май көнне Копылов урамында булган. Егылу нәтиҗәсендә хатын-кызларның берсе кулын сындырган, икенчесенең баш мие селкенгән.
 
 

Комментарийлар