Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда «Тере тарих – Шәҗәрә бәйрәме» дигән фестиваль узачак

3 сентябрьдә Казанның Мәрҗани мәчете «Kilen», «Rclub»компанияләре, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам мәдәнияте үзәге белән берлектә бөтен гаилә өчен «Тере тарих – Шәҗәр...

3 сентябрьдә Казанның Мәрҗани мәчете «Kilen», «Rclub»компанияләре, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам мәдәнияте үзәге белән берлектә бөтен гаилә өчен «Тере тарих – Шәҗәрә бәйрәме» дигән фестиваль үткәрә.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальне үткәрү урыны очраклы рәвештә генә сайланмаган. Татар бистәсе – Казан үзәгендә урнашкан тарихи һәйкәл ул. Әлеге урын үткәннәргә алып кайта һәм Татарстанда яшәүче барлык халыкларны да берләштерә.
Фестивальнең төп максаты – гаиләнең ролен, аның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен саклау һәм яңадан торгызу. Нәселдән килгән кыйммәтләр кешенең культурасына йогынты ясый, җәмгыятьне тагын да гуманлырак итә.
Фестиваль Мәрҗани скверында 16.00-20.00 сәгатьләрдә узачак.
Чараны Татарстанның атказанган артистлары, театр һәм кино актерлары Лилия һәм Илнар Низамиевлар алып барачак. Фестивальнең махсус кунаклары: Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Ренат Вәлиев.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/02-09-2021/kazanda-tere-tarih-sh-r-b-yr-me-dig-n-festival-uzachak-5836022

Комментарийлар