Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда тәмлемарафон бәйгесе финалчыларын бүләкләделәр

Казанда татар халык ашларын таныту һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелгән тәмле марафон бәйгесенең финалчыларын бүләкләделәр.Финалчылар арасында тәмле марафонның иң уңган аш-су остасы да билгеләп ү...

Казанда татар халык ашларын таныту һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелгән тәмле марафон бәйгесенең финалчыларын бүләкләделәр.
Финалчылар арасында тәмле марафонның иң уңган аш-су остасы да билгеләп үтелде. Быел әлеге исемгә Айзилә Рәхмәтуллина лаек булды.

Уңган хуҗабикәләр 21 көн дәвамында үзләре пешергән ризыкларны фотога төшереп һәм рецептларын язып “Инстаграм” һәм “Вконтакте” социаль челтәрләренә #тәмлемарафон хэштегы белән куеп барды. Араларында ризыкны пешереп, фотога төшерүдән тыш, матур итеп бизәп тәкъдим итүче осталар да бар иде.
Бәйгедә Казан, Татарстанның төрле районнарыннан, Башкортстаннан төрле яшьтәге кырыктан артык аш-су остасы катнашты.

Аш-су осталарына бәйгене оештыручы Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин һәм Татарстанның атказанган халыкара хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Резидә Хөсәенова истәлекле бүләкләр тапшырды.
"Тәмле булсын!" татар халык ашлары китабы авторы, танылган аш-су остасы Резидә Хөсәенова тавык тутыру буенча мастер-класс үткәрде. Шулай ук тавыкны табынга бизәп бирү серләрен дә уртаклашты.

Очрашу чәй табыны янында дәвам итте.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/10/196716/

Комментарийлар