Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда тележурналист Алексей Кулешов вафат

Казанда танылган тележурналист һәм алып баручы Алексей Кулешов 39 яшендә вафат. Бу турыда "Татар-информ"га мәрхүмнең "Эфир" телекомпаниясендәге хезмәттәшләре сөйләде."Алексей узган төндә Казандагы хас...

Казанда танылган тележурналист һәм алып баручы Алексей Кулешов 39 яшендә вафат.

aleksej-kuleshov


Бу турыда "Татар-информ"га мәрхүмнең "Эфир" телекомпаниясендәге хезмәттәшләре сөйләде.
"Алексей узган төндә Казандагы хастаханәләрнең берсендә вафат булды. Мәрхүмне соңгы юлга озату вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк", - дип әйттеләр агентлыкка.
Алексей Кулешов пневмония - үпкә ялкынсынуыннан үлгән, дип фаразлана.

  • Алексей Кулешов Самара шәһәрендә туган. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Башта ул Яшел Үзән телевидениесендә, аннары "СТС"-Казань" каналында яңалыклар хезмәтендә, Татарстанның Экология министрлыгында "Альтернатива" телестудиясендә хәбәрче булып эшли.

  • "Эфир" телеканалында 2003 елдан бирле эшли. Биредәге эшчәнлеген Алексей Кулешов яңалыклар хезмәтендә хәбәрче булып башлый. Аннары "Город" һәм "Тема" тапшыруларын алып бара.


Фото: rt-online.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/18/182789/

Комментарийлар