Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда «Татарстан халыклары дуслыгы» фотопроекты башланып китте

Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре вәкилләре әлеге фотопроектның геройлары итеп сайландылар. Проект В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры белән...

Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре вәкилләре әлеге фотопроектның геройлары итеп сайландылар. Проект В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры белән берлектә чынга ашырыла, дип яза Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.
Проект оештыручылары сүзләренә караганда, «Татарстан халыклары дуслыгы» — кешелекнең этник күптөрлелеге турындагы нәфис-документаль проект. Анда төрле милләттән булган ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар күрсәтеләчәк.
Фотопроектның максаты — һәр аерылып торган халыкны (саны һәм рәсми статусын исәпкә алмыйча), Татарстанның милли-мәдәни төрлелеген чын масштабта күрсәтү.
img-20180524-wa0006 Фото: http://addnt.ru
Мондый фотопроектлар Татарстан өчен уникаль күренеш түгел. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясенең «Күпйөзле Татарстан» («Многоликий Татарстан») проекты да зур танылу һәм популярлык казанган иде. Бу проектның асылы, милли атрибутика кулланмыйча, милли йөзләр матурлыгын күрсәтүдә иде.
 

Комментарийлар