Реклама
Казанда "Татарстан халыклары ашлары" конкурс-фестивале уза
13 ноябрьдә Казанда Халыкара сервис көллияте һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты базасында "Татарстан халыклары ашлары" конкурс-фестивале уза.Чараны "Мәдәният һәм диалог үзәге" белән бергә Татарстан...
13 ноябрьдә Казанда Халыкара сервис көллияте һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты базасында "Татарстан халыклары ашлары" конкурс-фестивале уза.
Чараны "Мәдәният һәм диалог үзәге" белән бергә Татарстан халыклар ассамблеясе, Халыкара сервис көллияте ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрә.
Татарстан Республикасында 170 тән артык милләт яшәвен искә алып, "Татарстан халыклары ашлары" проекты гастрономия туризмын үстерүгә һәм күп милләтле төбәкнең җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән. Чарада милли-мәдәни автономияләр, нигездә, Идел буе халыкларын тәкъдим итүче 13 команда катнаша. "Татарстан халыклары ашлары" конкурс-фестивале җәмәгать туклануы өлкәсендә милли мәдәният бәйрәме буларак узачак.
Конкурс-фестиваль «Пешекче сәнгате» һәм «Арт-класс» классларында узачак. "Арт-класс"та "Милли традицияләрне саклау" темасына азык-төлек продуктларыннан сәнгать әсәрләре тәкъдим ителәчәк. "Пешекче сәнгате" классында катнашучылар милли ризык әзерлиләр һәм презентациялиләр, - дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.
Комментарийлар