Казанда татар морзалары иҗат иткән китапларны тәкъдим иттеләр
Бүген Бөтендөнья татар конгрессында татар морзалары иҗат иткән китапларны тәкъдим иттеләр.Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үзенең сәламләү сүзендә татар морзалары темасын милләтне...
Бүген Бөтендөнья татар конгрессында татар морзалары иҗат иткән китапларны тәкъдим иттеләр.
Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үзенең сәламләү сүзендә татар морзалары темасын милләтнең үсешендә бер юнәлеш булып торуын әйтте. Чарада видеоэлемтә аша илнең төрле төбәкләреннән морза нәселләренең дәвамчылары катнашты.
Татарстанда татар морзалары мәҗлесе рәисе Булат Яушев морзаларының тарихи роле турында белешмә бирде.
«Татар морзалары — алар дворяннар яисә татар дәүләтләренең дәүләт идарәсендә зур роль башкарган шәхесләр. Морзалар — тарихи хәтердә дәүләт белән идарә итү, икътисадны үстерү осталыгын саклап калган кешеләр. Татар морзаларының тәҗрибәсе рус дәүләтчелеге үсешендә дә кулланылган. Романовлар династиясе хакимлек иткәндә алар татар кенәзләре булганнар», — диде Булат Яушев.
Булат Яушев сүзләренчә, морза нәселләренең дәвамчылары элеккеге зыялыларның белемен, яхшы тәҗрибәсен кайтару өчен бабаларының хезмәтләрен җентекләп өйрәнәләр. «Архивлардан беренчел документларны өйрәнгәндә, татар халкының тарихы никадәр бозылып бирелгәне күренә», — диде ул. Аның фикеренчә, морзаларны өйрәнү аша тарихи дөреслекне ачыкларга мөмкин.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эш комитеты башлыгы Фәрит Уразаев иң көчле саналган морза нәселләре белән таныштырды.
«Бүгенге көндә татар дөньясында иң күп мәгълүмат Яушевлар нәселе турында саклана. Алар ислам дине таралуында да, сәүдәгәрлек эшендә дә, татар дәүләтчелеге үсешендә дә зур өлеш керткәннәр. Мәгълүмат әле җыела гына башлады», — диде Фәрит Уразаев.
Чанышевлар нәселеннән йөзгә якын галим чыккан. «Ни өчен Чанышевлар шундый гыйлемле? Нинди феномен бу? Аны өйрәнергә кирәк», — диде ул.
Мәмлиевлар-Еникеевлар нәселе дә аерым игътибарга алынды. «Алар яшәгән Татар Каргалысы авылыннан ике йөздән артык олы шәхес чыккан. Монда академиклар да, генераллар да, язучылар да бар. Бер татар авылы милләт өчен шулкадәр шәхес бирсен әле!» — диде ул.

Автор: Рифат Каюмов
Фото: Владимир Васильев
Комментарийлар