Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда тагын бер югары уку йорты ачылды

Казанда РФ Генераль прокуратурасы Академиясенең Казан юридик институты (филиалы) ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр...

Казанда РФ Генераль прокуратурасы Академиясенең Казан юридик институты (филиалы) ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман катнашты.


6010
Вуз - академиянең төбәк бүлекчәләренең дүртенчесе. Моңа хәтле филиаллар Санкт-Петербургта, Иркутскида һәм Кырымда ачылган. Институтта 100 гә якын студент белем алачак. 12 педагог белем бирә, шуларның 9ы гыйльми дәрәҗәгә һәм исемнәргә ия.
Үзенең котлау сүзендә Александр Буксман Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм яңа вузның ТР Президенты тәкъдиме белән барлыкка килүен билгеләп үтте.
Заманча җиһазландырылган бина уку процессын югары дәрәҗәдә алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Читтән килүчеләр өчен 32 комфортабельле номер әзер һәм үз парковкасында 25 машина кую урыны да бар.
Татарстан Президенты үз чиратында РФ Генераль прокуроры беренче урынбасарын әлеге мәгариф проектын тормышка ашыруда ярдәм итеп торганы өчен рәхмәтен җиткерде. Аның сүзләренчә, яңа институт диварларында сыйфатлы уку процессын җайга салу мөһим. «Илгә югары квалификацияле белгечләр кирәк. Безнең законнар үзгәреп тора, камилләшә. Безнең бүгенге эшебез республикага да, безгә үз хезмәткәрләрен укырга җибәрәчәк Россия субъектларына да файдага булачак», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
 

Комментарийлар