Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда табигый газда йөри торган автобус эше бәяләнәчәк

Казанга тикшереп карау өчен табигый газда йөри торган түбән идәнле “НЕФАЗ 5299-0000040-57” маркалы автобус кайтарылды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.Тест режимында “экоавтобус” ике пред...

Казанга тикшереп карау өчен табигый газда йөри торган түбән идәнле “НЕФАЗ 5299-0000040-57” маркалы автобус кайтарылды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
rss-nefaz
Тест режимында “экоавтобус” ике предприятиедә эксплуатацияләнәчәк – “ПАТП №2” һәм “ПАТП №4”. Транспорт комитетында хәбәр иткәнчә, тест шартлары гадәти рейс автобусының көндәлек эш шартларына максималь якын булачак. Шулай итеп, газ чыгымнарын ачыклау, җиһазлар, электр җайланмалары системаларын һәм Казанның дүрт автогаз салу станцияләрендә газ салу вакытын тикшерү планлаштырыла.
Искәртергә кирәк, автобусларда идәннәрнең түбән булуы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртү өчен аеруча мөһим. Моннан кала, табигый газда эшли торган автобуслар экологик чиста булып саналалар.

Комментарийлар