Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда “Сугышчы рухы. Скифлардан алып − Алтын Урдага кадәр” күргәзмәсе ачыла

5 февраль көнне сәгать 16.00 дә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Туп ишегалды музеенда “Сугышчы рухы. Скифлардан алып − Алтын Урдага кадәр” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлый. Фото http://www.kazan-kr...

5 февраль көнне сәгать 16.00 дә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Туп ишегалды музеенда “Сугышчы рухы. Скифлардан алып − Алтын Урдага кадәр” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлый.
dukhvoina5(1) Фото http://www.kazan-kremlin.ru сайтыннан алынды.
Краснодар крае Шабановское авылы халык музее җыелмаларыннан эшләнелгән күргәзмәдә Бронза чорының соңгы өлешеннән алып Алтын Урда чорына кадәр эшләнелгән предметларны күрергә мөмкин була. Алар барысы да Кавказ тавы сырты итәгендә Кубань елгасы бассейнында табылган. Болар — сугыш кораллары, ат өчен җайланмалар, каеш-билдәмәләр, бизәнү әйберләре, эш кораллары һ.б. предметлар.
Археологик материаллардан тыш, күргәзмәдә Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Чехиянең Масарик исемендәге сәнгать академиясенең шәрәфле әгъзасы Валерий Блохинның графика сәнгате стилендә ясалган картиналарын, оста Александр Бочкарев тарафыннан реконструкцияләнгән сугышчыларның скульптураларын күрергә мөмкин булачак, диелә музейның матбугат хезмәте хәбәрендә.
 

Комментарийлар