Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап билбау көрәше буенча Халыкара турнир узачак
15-17 ноябрь көннәрендә Казанда «Тулпар» спорт комплексында күренекле татар дин әһеле һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап билбау көрәше буенча Халыкара турнир уздырыл...
Ярышлар ирекле стильдә матч очрашулары форматында 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә үткәреләчәк. Команда турниры исә Олимпия системасы буенча узачак.
Ярышлар 16 ноябрь көнне 10.00дә башлана. Турнирның тантаналы ачылышы 14.00гә билгеләнгән. Шуннан соң ярымфинал һәм финал очрашулары булачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар яулаган катнашучыларга медальләр һәм дипломнар, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Төп бүләк – хаҗга юллама.
Ярышларга керү ирекле.
Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мөхитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы булып тора. Алар гомум кабул ителгән кыйммәтләр кыйммәтләр һәм “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булуның актив гражданлык карашы буенча шәхесне формалаштыруга юнәлдерелгәннәр. Спорт чаралары һәм турнирлар оештыру буенча актив эш яшьләр арасында дини күрәлмаучанлык, сабырсызлык идеяләренә көрәштә бик нәтиҗәле булуын күрсәтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Көчле мөселман Аллаһы каршында, көчсез мөселманга караганда, күркәмрәк һәм сөеклерәк, гәрчә аларның икесендә дә хәерлелек бар...”
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан имамнары беренче тапкыр массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашты. ГТО нормаларын тапшыру акциясе белән беррәттән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур спорт башлангычлары булып Мәрҗани исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча Республика турнирлары уздыру да тора.
ММЧ өчен аккредитация 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча башкарыла.
Комментарийлар