Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Халыкара аэропорт ябылган

«Казан» Халыкара аэропорты, шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, ябылган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә. Фото: Салават Камалетдинов- ИА Татар-ИнформБарселонадан Казанга очкан самолет аэропортка...

«Казан» Халыкара аэропорты, шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, ябылган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Фото: Салават Камалетдинов- ИА Татар-Информ
Барселонадан Казанга очкан самолет аэропортка төшкәндә, уң шасси покрышкасына зыян китерелгән булган. Бортта алты кеше - 4 пассажир һәм 2 экипаж әгъзасы булган.
Һәлакәт аркасында җитәкчелек аэропортны вакытлыча ябарга карар иткән. Хәзергә дистәдән артык рейс тоткарлана. Кайбер һава суднолары күрше аэропортларга юнәлдерелгән.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында хәбәр юк.

Комментарийлар