Казанда шагыйрь Зөлфәтнең 75 еллык юбилеена багышланган кичә була
27 гыйнварда 13.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының «Ерактагы моңлы бер көй булып, ишетелсәк иде һаман да...» дип исемләнгән чираттагы утырышы узачак. Ул Муса Җәлил исеменд...
27 гыйнварда 13.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының «Ерактагы моңлы бер көй булып, ишетелсәк иде һаман да...» дип исемләнгән чираттагы утырышы узачак. Ул Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәтнең (Дөлфәт Госман улы Маликов) тууына 75 ел тулуга багышланган.
Шагыйрь халык күңеленә шигырьләре белән генә түгел, шигырьләренә язылган җырлары белән дә кереп калды. «Һаман яратам» (Ф.Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Кара толым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар заманында халык арасында киң популярлык казанды һәм хәзер дә башкарыла, дип яза Татарстан Милли музееның матбугат үзәге.
Кичәгә шагыйрь турындагы истәлекләр белән уртаклашырга якыннары, туганнары, каләмдәшләре чакырылган, шулай ук шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.

Комментарийлар