Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Шәриф Камал премиясе тапшырылачак

Лауреатлар 31 майда Татар китабы йортында игълан ителәчәк.

Казанда дүртенче тапкыр яшь язучы һәм тәрҗемәчеләргә Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия тапшырылачак. 

Шәриф Камал Әдәби премиясе 2020 елда Мәдәният министрлыгы һәм Милли музей тарафыннан оештырылган иде. Әдәби премиягә дәгъва итүчеләр арасында бәйгегә 14-30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләрнең эшләре кабул ителә. Быел премия дүртенче тапкыр тапшырылачак. Елдан-ел бәйгегә килүче әсәрләрнең сыйфаты арта, ди конкурс комиссиясе вәкилләре. Тәрҗемә юнәлеше — премиянең иң үзенчәлеге өлеше. Быел яшь тәрҗемәчеләргә Шәриф Камалның “Ике яхшы” хикәясен инглиз, алман яки төрек теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим ителгән иде. Конкурска Казан, Актаныш, Мәскәү, Истанбул мәктәпләре һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләрнең тәрҗемәләре кабул ителде. Хикәя һәм повесть язучылар арасында бәйгедә ел саен катнашучылар да, көчләрен беренче тапкыр сынаучылар да бар. Эшләрне бәяләүче язучылар һәм галимнәр Шәриф Камал прозасы традицияләрен дәвам иткән әсәрләргә аеруча игътибар белән карый. Татар әдәбияты классигы кеше кичерешләрен аеруча зур осталык белән сурәтләргә, импрессионистик алымнар кулланырга яраткан. Яшь каләмнәр арасында да бу сыйфатларга туры килгән авторлар бар. Премияне тапшыру тантанасында проза һәм тәрҗемә юнәлешендә лауреатлар игълан ителәчәк. Ике җиңүченең һәрберсе 50 000 сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булачак, шулай ук алар Шәриф Камал фатирында тарихи каләм белән истәлек язуы калдырачаклар. Тантана алдыннан музейда яшь язучы һәм тәрҗемәчеләрнең иҗаты турында фикер алышу һәм эшләргә бәя бирү оештырылачак. Премия тапшыру чарасы 31 май, 14:00 сәгатьтә башлана. Ачык дискуссия 12:30 сәгатьтә башлана. 

Чыганагы: https://matbugat.ru/news/?id=44190

Комментарийлар