Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Садри Максудига һәйкәл куелды

Казанның Истанбул скверында башта патша Россиясендә, соңрак Төркиядә киң танылган татар хокукчысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл куелды.Аны чәршәмбе көнне тантаналы рәвештә ачач...

Казанның Истанбул скверында башта патша Россиясендә, соңрак Төркиядә киң танылган татар хокукчысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл куелды.
maksudi
Аны чәршәмбе көнне тантаналы рәвештә ачачаклар. Бу көнне Казанга Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым килүе дә көтелә.
Һәйкәлнең авторы – танылган сынчы, Тукай бүләге иясе Асия Миңнуллина.
Садри Максуди ХХ гасырның беренче чирегендә Идел-Урал төбәгенең иң мәшһүр шәхесләреннән санала. Татарлар арасында чит илдә белем алган сирәк кешеләрнең берсе була ул. Максуди икенче һәм өченче Дәүләт думасына әгъза булып сайлана, Идел-Урал штаты рәисе була.

Комментарийлар