Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда - рус халык җырлары фестивале

Казанда 6-7 февраль көннәрендә Котков исемендәге рус хор музыкасы фестивале оештырыла. Фестиваль 6 февральдә 13:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслык Йортында башлана.XXV тапкыр оештырылып, рус әсәрл...


Казанда 6-7 февраль көннәрендә Котков исемендәге рус хор музыкасы фестивале оештырыла. Фестиваль 6 февральдә 13:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслык Йортында башлана.



4be88b63c2a85a7d8b2dd89419638d84_L
XXV тапкыр оештырылып, рус әсәрләрен пропагандалый торган проект Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Васильевич Котков исеме белән атала. Әлеге чара Татарстан мәдәни тормышында аерым игътибарга лаек. Рус халык җырларын югары кимәлдә халыкка җиткерүче проект, ди белгечләребез.
Фестиваль талантлы музыкант, халык хоры сәнгатенең чын энтузиасты, «Русская песня» халык хорына нигез салучы А.Котков хөрмәтенә гамәлгә ашырылып килә.
Егерме биш ел дәвамында бу проектта Казанның гына түгел, ә Татарстанның атаклы рус халык җырын башкаручы ансамбльләр, коллективлар катнаша. Катнашучылар да, тыңлаучылар да фестивальне һәрвакыт көтеп ала. Фестиваль тамашачыга даими рәвештә яңа исемнәр, яңа әсәрләр ача.
Быел проектта Лаеш, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Югары Ослан, Алабуга, Буа, Апас, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Нурлат һәм республикабызның башка районнарыннан да артистлар киләчәк. Шулай ук рус җыры бәйрәмендә Мари Иленнән дә кунаклар булачак.
Фестиваль ачылышында Халыклар Дуслыгы йортында түгәрәк өстәл оештырылачак. Биредә катнашучылар һәм кунаклар өчен махсус декоратив-гамәли сәнгать әсәрләреннән торган күргәзмә эшләячәк.
Фестивальнең икенче өлеше 7 февраль көнне Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында дәвам итәчәк.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар