Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда “Рукопожатие” Бөтенроссия кинофорумы уза

20-23 март көннәрендә Казанның “Мир” кинотеатрында Н. Я. Киселев исемендәге “Рукопожатие” Бөтенроссия кинофорумы уза. Ул җәмгыятьтәге милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган. Чараның төп темасы — милләта...

20-23 март көннәрендә Казанның “Мир” кинотеатрында Н. Я. Киселев исемендәге “Рукопожатие” Бөтенроссия кинофорумы уза. Ул җәмгыятьтәге милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган. Чараның төп темасы — милләтара һәм конфессияара толерантлыкны, халыклар арасындагы тынычлыкны ныгыту.
 
150216_1
Кинофорум Россиянең 6 каласында уза. Казаннан тыш, Ростов-на-Дону, Симферополь шәһәрләрендә яшәүчеләр әлеге фильмнарны тамаша кыла алачак. Тумышы белән Башкортстан Республикасыннан булган Николай Киселев исеме белән аталган кинофорум кысаларында тәкъдим ителгән кинотасмаларны аның якташлары — уфалылар һәм Ярославль халкы инде карарга өлгергән. “Рукопожатие” сентябрь аенда Мәскәүдә тәмамланачак.
 
Проект 2013 елда барлыкка килгән һәм беренче тапкыр Мәскәүдә тормышка ашырылган. Быел исә, РФ Президенты гранты ярдәме белән, кинофорум төбәкләрдә дә үткәрелә.
Кинофорум кысаларында тамашачыларга 14 фильм тәкъдим ителә, аларның 5 се — уен фильмы, калганнары документаль фильмнар. Алар арасында яшь һәм тәҗрибәле режиссерлар тарафыннан төшерелгән кинотасмаларны карарга мөмкин. Фильмнарны милләтара мөнәсәбәтләр темасы һәм югары сыйфатлы булулары берләштерә. Шулай ук фильмнарны ТР халыклары дуслык йортында һәм Казан дәүләт мәдәният университетында карау мөмкинлеге дә бар икән.
Сеансларга керү — бушлай. Кинотасмаларны тамаша кылганнан соң, азакта фикер алышу, режиссерга сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак. Кинофорумда Татарстаннан катнашучылар юк.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар