Казанда Red Bull Air Race узышларын 1,5 мең тамашачы караган
Казанда Red Bull Air Race авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабы вакытында “Ак Кирмән” кунакчыллык зонасында ике көн эчендә 1,5 мең кеше булган. Кунакчыллык зонасына килүчеләр авиаузышларны уң...
Казанда Red Bull Air Race авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабы вакытында “Ак Кирмән” кунакчыллык зонасында ике көн эчендә 1,5 мең кеше булган.
Кунакчыллык зонасына килүчеләр авиаузышларны уңайлы урында, Кремль яр буенда урнашкан рестораннарның берсендә карау, KazanRing аэродромына бару һәм очучылар белән аралашу мөмкинлегенә ия булды. Моннан тыш, “Ак Кирмән” кунакларына Red Bull Air Race символикасы төшөрелгән эксклюзив сувенирлар бүләк ителде.
Red Bull Air Race авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабы Казанда 25-26 август көннәрендә узды. Быел милли генераль партнер – “Ак Кирмән” бренды, ә милли официаль партнер – “Святая Чаша” бренды булды.
Фото: Василий Иванов

Комментарийлар