Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда “Пятерочка” кибетенең идәне җимерелеп төшеп киткән

Казанда “Пятерочка” кибетенең идәне җимерелеп төшеп киткән. Гадәттән тыш хәл урыныннан фотолар һәм видео социаль челтәрләрдә чыкты. 5 июнь кичтән бирле кибет эшләми. Кибетнең ишек һәм тәрәзәләре...

Казанда “Пятерочка” кибетенең идәне җимерелеп төшеп киткән. Гадәттән тыш хәл урыныннан фотолар һәм видео социаль челтәрләрдә чыкты.
 
5 июнь кичтән бирле кибет эшләми. Кибетнең ишек һәм тәрәзәләре капланган, ишекләр янында янгынга каршы сак машинасы тора.
Видеоязмада кибеттә идәннең төшеп китүе ачык күренә. Киштә белән товарлар идәнгә ауган, залда хәвеф сиренасы тавышы ишетелә.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?time_continue=31&v=v5Dr9OS5gWk[/embed]
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар