
Халык традицияләренә нигезләнгән бәйрәм 20 мартта, гадәттәгечә, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда гөрләде. Татарстанда Нәүрүз 2014 елдан, славян халыкларындагы «Масленица» кебек үк, республика статусын алды.
Бәйрәм кунаклары өчен Татарстан халыклары Ассамблеясе составына кергән милли-мәдәни мохтариятләр зур концерт программасы тәкъдим итте. Шулай ук театр каршындагы мәйданда аларның һәркайсы милли көнкүреш, гореф-гадәтләрен, һөнәрчелек осталыгын чагылдырган чатырлар корып, бәйрәмгә килүчеләрне Нәүрүзгә әзерләнә торган тәм-томнар белән сыйлады. Теләгән кешеләр милли уеннарда катнашып, күңел ачты.
Комментарийлар