Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда музыкант, шагыйрь һәм актер Владимир Высоцкий хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

25 гыйнвар көнне Казанда, “Ак Барс” яшьләр үзәге бинасы янында, музыкант, шагыйрь һәм актер Владимир Высоцкий хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Чара аның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылды. Фото: w...

25 гыйнвар көнне Казанда, “Ак Барс” яшьләр үзәге бинасы янында, музыкант, шагыйрь һәм актер Владимир Высоцкий хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Чара аның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылды.
mmb_0703 Фото: www.kzn.ru
“Инициативалы шәһәрлеләр аның исемен мәңгеләштерү үтенече белән безгә мөрәҗәгать иттеләр. Бу, чынлап та, шәп. Килгән кунаклар әлеге пюпитрны күрә алачак. Бу әле беренче адым гына, - диде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова. – Владимир Высоцкийның популярлыгы зур иде, аның турында истәлекне киләчәк буыннарга бирә алуыбызга шатмын”.
1977 елның 12 октябреннән 18 октябренә кадәр Владимир Высоцкий Казанда гастрольләр белән булган. Ул Яшьләр үзәге каршындагы кунакханәдә яшәгән һәм аның сәхнәсендә көнгә икешәр концерт биргән, тагын өчне – башка мәйданчыкларда. 14 октябрьдә, Мәскәүгә киткән көнне генә ял иткән. Пюпитр рәвешендә истәлек тактасын Декабристлар урамының 1 номерлы бинасы каршында урнаштырырга карар кылынды, чөнки нәкъ менә биредә аның Казан гастрольләре башланган. Анда музыкантның портреты сурәтләнгән һәм өч телдә – рус, татар һәм инглиз – гастрольләре турында сөйләнә.
“40 ел эчендә бу Владимир Высоцкийның монда булуы турында беренче рәсми хәбәр итү. Шуңа да әлеге мемориаль тактаны аның истәлегенә оештырылачак чараларның беренчесе, дип санарга мөмкин”. – диде В.Высоцкийның исемен мәңгеләштерү буенча Казандагы инициативалы төркем җитәкчесе Владимир Урецкий. Ул әйтеп үткәнчә, В.Высоцкий иҗатын яратучылар аның хөрмәтенә урам яисә скверга исем бирү инициативасы белән чыгарга телиләр.
Ай дәвамында – март уртасыннан апрель уртасына кадәр – Казанда Аксенов музей-йортында, Таганкада Высоцкий йорты булышлыгы белән, күргәзмә узачак. Инициатив төркем шулай ук В.Высоцкий һәм аның Казанда яшәгән дуслары (Станислав Говорухин, Василий Аксенов һ.б.) эзләре буенча туристик маршрут булдыру фикере белән дә чыгарга тели.
“Һичшиксез, ул Казанда булган һәм шәһәрнең мәдәни атмосферасында тирән эз калдырган легендар шәхес. Аның иҗатын яратучылар кимеми, ел саен аның иҗаты өйрәнелә, без аны тоябыз”, - диде Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, В.Аксенов музей-йорты директоры Ирина Аксенова, А.Вавилова ис.хәйрия фонды рәисе, “Своя колея” премиясе лауреаты Владимир Вавилов, “Привал” автор җыры клубы вәкиле Булат Сәйфуллин, Г.Тукай ис. Татар дәүләт филармониясенең элеккеге баш администраторы, В.Высоцкий белән таныш булган Яков Клопоух һ.б. катнашты.
 
https://www.kzn.ru

Комментарийлар