Казанда мөселман дөньясындагы беренче Коръән сүзлеге тәкъдим ителде
Кичә Татарстан Милли китапханәсендә Каюм Насыйриның кулъязмалары буенча төзелгән басмаларны тәкъдим итү чарасы булды. Анда китапны төзүчеләр, төрле китапханәләрдә эшләүче хезмәткәрләр, Каюм Насыйри иҗ...
Кичә Татарстан Милли китапханәсендә Каюм Насыйриның кулъязмалары буенча төзелгән басмаларны тәкъдим итү чарасы булды.
Анда китапны төзүчеләр, төрле китапханәләрдә эшләүче хезмәткәрләр, Каюм Насыйри иҗатын өйрәнүчеләр, Россия ислам институты студентлары һ.б. лар җыелган иде.
Әлеге басма 2 томлык. Беренче том - Казанда 1861 елда “Казан Шәриф” исеме белән бастырылган Коръәннең факсимиль нөсхәсен, икенче том Каюм Насыйриның “Казан Шәриф” басмасына нигезләнеп төзелгән сүзлекне тәшкил итә. Ул “Мифтах әл-Коръән” дип атала. 46,2 мең сүздән торган бу сүзлек әлифба тәртибендә төзелгән. Аларның беренче томда ( “Кәлим Шәриф”тә) нинди сүрәдә һәм кайсы сәхифәләрдә урын алганлыгы күрсәтелеп барыла. Ул 28 бүлеккә (бабларга) бүленгән. Ә баблар үзләре 160 бүлекчәләргә бүлеп күрсәтелә. Татар галиме төзегән бу хезмәт ислам дөньясында Коръәннең беренче конкорданссүзлеге булып тора. (Конкарданс сүзлек - сүзләрнең мәгънәсен һәм конкрет текстта ничек кулланылганын күрсәтүче сүзлек). К.Насыйрига кадәр “Калим Шәриф”нең бит саннары да булмаган. Галим изге китап битләренә саннар куйган.
Бу кулъязма 130 ел дәвамында якты дөнья күрмәгән. Язылып бетеп, бер гасырдан артык вакыт узгач кына ул бастырып чыгарылды.
Китапларның бизәлеше дә бик кызыклы: татарларга хас яшел төсле тышлык ярты агач рәсеме сурәтләнгән. Әгәр дә ике басманы бергә янәшә куеп карасаң, алар бербөтен агачны тәшкил итә.
Басмалар 100 данә тираж белән, фермер Марат Бәхтияровның матди ярдәмендә басылган. Китаплар белән республиканың зур китапханәләрендә танышырга мөмкин.

Комментарийлар