Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда милли әдәбият фестивалендә 40 төрле тел вәкиле катнашачак

2018 елның 30 августында Казанда, Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан, Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале үткәрелә. Чараларда 100дән артык иҗатчы - Россиянең 26 төбәгеннән ки...

2018 елның 30 августында Казанда, Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан, Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале үткәрелә.
1z5a9419-01-1280x853
Чараларда 100дән артык иҗатчы - Россиянең 26 төбәгеннән килгән 40 төрле тел вәкиле катнашачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
“Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда милли телләрдә язучы авторлар үз иҗатларын 4 төрле әдәби чатырда тәкъдим итәчәк:
1. "Аксакаллар" чатырында халык язучылары, шагыйрьләр, әдәбиятчылар үзләренең иҗат юллары турында сөйләячәк. Монда Алтай, Бурятия, Дагыстан, Ингушетия, Калмыкия, Карелия, Сахалин, Татарстан, Тыва, Чукотка иҗат әһелләре катнаша.
2. "Китап" чатырында илебезнең төрле почмакларыннан килгән авторлар иҗади очрашулар уздырачак, китапларын тәкъдим итәчәк, милли телләрдә китап бастыру үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирәчәк. Әлеге чатырда Адыгея, Дагыстан, Кемерово, Коми, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Төньяк Осетия, Татарстан, Төмән, Чечня, Якутия иҗатчылары чыгышы көтелә.
3. "Лекторий" мәйданчыгы фәнни тел белеме, милли әдәбиятлар, тәрҗемә эше проблемаларына багышланган. Программада Дагыстан, Татарстан, Удмуртия, Ханты-Манси АО, Якутиядән лекторлар катнаша.
4. "Балалар" чатырында балалар әдәбияты әсәрләрен тәкъдим итү, мастер-класслар, интерактив бәйгеләр, әкиятләр, риваятьләр, театральләштерелгән һәм музыкаль тамашалар булачак. Карелия, Мари Эл, Мурманск өлкәсе, Татарстан, Төмән өлкәсе, Чукотка, Ямал-Ненец АО, Хабаровск крае, Ханты-Манси АО вәкилләре чыгышы көтелә.
Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале программасы 30 августта 11.00 сәгатьтә башлана һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы, Казан шәһәре мэриясе ярдәмендә уздырыла.
Зур сәхнәдә бәйрәм концерты узачак. Илебезнең төрле төбәкләреннән 13 башкаручы чыгыш ясар, дип көтелә.
 
Фото: Салават Камалетдинов


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/29/170550/

Комментарийлар