![karantin1](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/02/karantin1.jpg)
Моннан тыш шәһәрнең тагын 6 мәктәбендә карантин вакытында 42 сыйныфта дәресләрне уздырмый торырга булганнар. Карантинга ябылган сыйныфлар саны буенча Вахитов районы белем йортлары лидер булып тора. Әйтик, 3 нче номерлы гимназиядә – алты, 96 нчы гимназиядә – биш, 18 нче мәктәптә – бер сыйныф карантинга ябылган. Идел буе районында 83 нче лицейда – өч, Яңа Савин районының 143 нче мәктәбендә – ике сыйныфта дәресләр уздырылмый.
Авыручылар саны шәһәрнең берничә бинасында урнашкан 178 нче номерлы Мәгариф үзәгендә дә арткан. Әйтик, үзәкнең Камалиев урамындагы мәктәбендә – унике, Космонавтлар урамындагы мәктәптә – тугыз, Г.Кутуй урамындагы мәктәптә дүрт сыйныфта карантин.
Карантин, грипп яисә кискен тын юлы авыруы белән чирләп мәктәпкә килмәүчеләр саны гомуми укучыларның 20 %ыннан артып киткән очракта игълан ителә.
Комментарийлар