Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Май чабу бәйрәме билгеләп үтеләчәк

17 февральдә казанлыларны һәм башкала кунакларын “Май чабу-2018” бәйрәменә чакыралар. Бәйрәм узачак мәйданда – Меңьеллык мәйданында Боз шәһәрчегендә (Үзәк стадион каршында) – декоратив-кулланма сәнгат...

17 февральдә казанлыларны һәм башкала кунакларын “Май чабу-2018” бәйрәменә чакыралар.
Бәйрәм узачак мәйданда – Меңьеллык мәйданында Боз шәһәрчегендә (Үзәк стадион каршында) – декоратив-кулланма сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе эшләячәк, сәүдә рәтләре урнаштырылачак, дип яза Казан мэриясенең рәсми порталы.
Биредә тагын  рус халык уеннары һәм күңел ачу чаралары белән фольклор мәйданчыгы, бәйге-уен мәйданчыгы, хаски һәм понида йөрү мәйданчыклары ачылачак. Кунаклар аттракционнарда була, боз таучыкларында шуа, чолга аякларда йөрү, халык биюләре һ.б. буенча мастер-классларда катнаша алалар.
Төп сәхнәдә фольклор җырлар һәм биюләр, цирк сәнгате элементлары белән номерлар һәм Петрушка театры тамаша кылырга мөмкин. Бәйрәм программасында – карачкы яндыруның театральләштерелгән тамашасы, балалар һәм зурлар өчен концерт һәм күңел ачу-уен программалары, биюләр, бәйгеләр һ.б.
Бәйрәм кунаклары коймаклар һәм прәннекләрдән авыз итә алачак.
Бәйрәмне ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Казан Мэриясе, Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм Ассамблеясы ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән оештыралар.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтә Казан, Меңьеллык мәйданы, Боз шәһәрчеге адресы буенча башлана. Ачылу тантанасы 12.00 сәгатьтә була, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Моннан кала, Масленица шәһәрнең тагын берничә мәйданчыгында* узачак:
17 февраль, 13.00 – “Нагорный” мәдәният йортында (Локатор ур., 25б);
17 февраль, 12.00 – Вознесенское мәдәният йортында (Нардуган ур., 45);
17 февраль, 11.00 – “Крылья Советов” паркында;
17 февраль, 14.00 – Мирный бистәсенең мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта;
18 февраль, 11.00 – “Калейдоскоп” паркында (Сыртанова ур.);
18 февраль, 10.00 – Аккош күленең урман-паркы зонасында;
18 февраль, 11.00 – Горки-Әмәт урманында.
*Программага үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Комментарийлар