Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда мартта яңартылган цирк ачылачак, ел азагына кадәр яңа зоопарк эшли башлаячак

Якын арада, мартта, реконструкциядән соң, Казан циркы яңадан ачылачак. Фото: архив/Михаил ЗахаровЕл азагына кадәр яңа зоопарк эшли башлаячак. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казан мэры...

Якын арада, мартта, реконструкциядән соң, Казан циркы яңадан ачылачак.
8504 Фото: архив/Михаил Захаров
Ел азагына кадәр яңа зоопарк эшли башлаячак. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы якын киләчәктәге планнарга тукталды. Мэр быел өч балалар бакчасы, өч мәктәп ачылачагын билгеләп узды.
"Урамнарны һәм ишегалларын төзекләндерү буенча былтыргы рекордны да уздырмакчы булабыз. 181 урамны, 430 ишегалдын төзекләндерергә җыенабыз. 8 парк ямьләндереләчәк. Шәһәрнең яңа Генераль планын раслау ниятләнә. План проекты турында шәһәр халкы белән фикер алышу булачак. Без Казанны Россиядә яшәү өчен иң имин, уңайлы, төзек шәһәр итү бурычын куйдык",- дип тәмамлады Илсур Метшин.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар