Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Май чабу бәйрәме узды

Башкалада Май чабу бәйрәменә төрле милләттәге халык вәкилләре җыелды. Төп сәхнәдән ерак түгел уеннар мәйданчыгы оештырылган. Монда балалар да, яшьләр дә фольклор уеннарын уйнады. “Трифон”, “Селезень-у...

Башкалада Май чабу бәйрәменә төрле милләттәге халык вәкилләре җыелды. 
imgi00005(6)
Төп сәхнәдән ерак түгел уеннар мәйданчыгы оештырылган. Монда балалар да, яшьләр дә фольклор уеннарын уйнады. “Трифон”, “Селезень-утка”, “Заинька-серенький” уеннарын уздырабыз”, – дип сөйләде Рус фольклорының сәнгать җитәкчесе Cветлана Первакова.
 
 
Бәйрәмнең тантаналы ачылышында Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, рус милли-мәдәни берләшмәсе Ирина Александрова катнашты.
- Әлеге бәйрәм һәрвакыт кышны озату белән ассоциацияләнә. Кыш әле һаман да яз белән көрәшә, шуңа күрә бүген кояш күренми. Ләкин без бүген шушының кадәр халык белән, яхшы энергетика белән язны тизләтергә ярдәм итәрбез, – дип сәламләде Наталья Гречанникова.
Бәйрәмдә шулай ук халык һөнәрчеләренең кул эшләнәмәләре дә тәкъдим ителгән иде. Араларында иң популярлары – масленица карачкылары. Нинель ханым шундый эшләнмәләрне ясау белән узган ел шөгыльләнә башлаган. Май чабу йоласы буенча кәгазьгә кызыл карандаш белән язу язып, бөтен чирләрне, борчуларны әлеге карачкыга бәйләп, барысын бергә яндыралар.
Карачкыны үз кулларың белән ясау өчен, мунчаланы урталай бөгәбез, аннан кулларын аерым ясыйбыз. Башы, куллары шул мунчага беркетелә. Барысы да әвернәсыман (крест-накрест) итеп бәйләргә кирәк. Болай эшләү начарлыктан саклау дигәнне аңлата. Кызыл җеп белән ясау – элек-электән килгән гадәт икән.
 
Масленица карачкыларыннан ерак түгел, махсус курчаклар да тәкъдим ителгән иде. Иске славян курчаклары арасында саклый торган (оберег) курчаклар да шактый. Лихоманка дип аталганы, элеккеге юрамалар буенча, төрле чирләрдән саклый торган булган.
- Әлеге курчакны ишектән керә торган урынга куярга кирәк. Бусагадан кергән чирне шушы курчак үзенә тарта, димәк, ул кеше организмына керми, дип санаганнар. Бер ел узгач, киләсе Май чабу бәйрәменә әлеге курчакны яндыралар, – дип сөйләде безгә “Любава” иҗат төркеме җитәкчесе Любовь Терикова.
Бу иҗат төркеме мондый эшләнмәләрне ике ел элек ясый башлаган. Сатудан кергән акчаның кайбер өлешен алар Анжела Вавилова фондына тапшыра.
Иске славян әби-бабалар “подорожница” дип аталган курчак юлда йөргәндә, саклый, дип уйлаганнар. Курчакның кулына акча һәм карабодай ярмасы да салалар.
Әйтергә кирәк, әлеге курчакларның барысы да элеккеге вакытлардан, мәҗүсилек чорыннан килә. Шул чордагы гадәт буенча бу курчакларга күзләр ясарга ярамый. Бу йола әлеге курчакларның җансыз булуын аңлата. Шуңа күрә масленица карачкыларына да күз ясамыйча, яндыралар.
Бәйрәм фольклор җыр-биюләре белән үрелеп барды. Рус, мари, чуаш, керәшен халыклары тамашачыларны үз иҗатлары белән сөендерде. Бәйрәм ахырында масленица карачкысын яндырдылар. Сынамыш буенча, әлеге карачкы белән бергә борчу-мәшәкатьләр, чирләр дә китә.
Бәйрәмдә бушлай коймак-белен белән сыйланып булмаса да, сатыла торганнары арасында гади беленнәр белән беррәттән эремчек, кайнатылган сөтле (сгущенка) эчлекләре белән дә бар иде. 2 йомырка, ярты литр сөт, бер чеметем тоз, азрак шикәр комы кирәк була. “Иң мөһиме – барысын да күңелеңне кушып, пешерергә кирәк. Шулай булса барысы да телеңне йотарлык була”, – диде коймак пешерүче ханым.
Бүген Май чабу бәйрәменә кайбер сәбәпләр белән килә алмаганнар, иртәгә Аккош күлендә узачак кыш озату бәйрәменә килә ала. Биредә бәйрәм чарасы 11.00 сәгатькә билгеләнгән.
imgi00014
 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар