Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Кышкы китап фестивалендә алтмыштан артык нәшрият катнаша

14 һәм 15 декабрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә уникенче тапкыр уза торган Кышкы китап фестиваленә бөтен Россиядән алтмыштан артык бәйсез гуманитар һәм балалар нәшрияты килә. Бу хакта оештыручыл...

14 һәм 15 декабрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә уникенче тапкыр уза торган Кышкы китап фестиваленә бөтен Россиядән алтмыштан артык бәйсез гуманитар һәм балалар нәшрияты килә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Казанда Кышкы китап фестивалендә алтмыштан артык нәшрият катнаша<br>
Фестивальгә килүчеләрне зур программа көтә. Анда лекцияләр, мастер-класслар, дискуссияләр, авторлар белән очрашулар, презентацияләр, балалар дәресләре булачак.

Быелгы фестиваль нигезендә ике мөһим сәнгать төре - әдәбият һәм музыка кисешү идеясе салынган. Шул ук вакытта фестивальнең төп бурычы үзгәрешсез кала – казанлыларга Россиянең заманча китап нәшрияты киңлеген тәкъдим итү, аларны ил һәм дөнья әдәбияты әһелләре белән таныштыру.
«Смена» Кышкы китап фестивалендә Казан халкын шулай ук бөтен гаилә өчен булган бай эчтәлекле чаралар программасы көтә. Балалар һәм ата-аналар Россия нәшриятлары һәм әйдәп баручы Казан оешмалары белән берничә мәйданчыкта очраша алачак.
Чара Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе һәм «Тере шәһәр» фонды ярдәмендә узачак.


Фото: Михаил Захаров

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/06/196492/

Комментарийлар