Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда квас сата торган урыннарны сүтәләр

Казанда 26 сәүдә ноктасын гамәлдән чыгарачаклар. Алар арасында квас сату урыннары да бар. Татарстан башкаласы хокук актлары һәм документлары җыентыгының бүген чыккан нөсхәсендә шәһәр Башкарма комитеты...

Казанда 26 сәүдә ноктасын гамәлдән чыгарачаклар.
Алар арасында квас сату урыннары да бар. Татарстан башкаласы хокук актлары һәм документлары җыентыгының бүген чыккан нөсхәсендә шәһәр Башкарма комитетының 29 июньдәге шул хактагы күрсәтмәсе басылган.
Квас сату нокталары Х.Ямашев урамы 19б, Боевая урамы 120 һәм Җиңү проспекты урамы 50а йортлары янында бетереләчәк. Демонтажга шиномонтаж остаханәләре дә эләгә. Сәүдә павильоннары быел 6 июльдән 10 июльгә кадәр алынырга тиеш.
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар