Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда коточкыч һәлакәт: бер кеше үлгән, бишесе хастаханәдә

Узган төндә Ямашев һәм Мусин урамнары чатында ике җиңел машина бәрелешкән, дип хәбәр итә Интертат. Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, төнлә булган әлеге юл һәлакәтендә...

Узган төндә Ямашев һәм Мусин урамнары чатында ике җиңел машина бәрелешкән, дип хәбәр итә Интертат.
14-021 Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, төнлә булган әлеге юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кешене хастаханәгә илткәннәр.
Болар - 21 һәм 42 яшьлек ир-атлар, 48, 22 һәм 19 яшьлек хатын-кызлар.
Имгәнүчеләрнең өчесе травматология бүлегендә, берсе - нейрохирургиядә, тагын берсе - хирургиядә.
Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәре буенча, иномарка йөртүче исерек булган һәм тизлекне арттырган. Нәтиҗәдә, әлеге "Киа" 21 яшьлек егет йөрткән "Жигули"га бәрелгән. "Жигули"да йөртүче артында утырган пассажир егет хастаханәгә юлда үлгән.

Комментарийлар